Фәнүсә Заһит кызы Кадыйрованы юбилее белән котлыйбыз!

16 сентябрьдә авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы Фәнүсә Заһит кызы Кадыйрова юбилеен билгеләп үтте.

Фәнүсә Заһит кызының күпьеллык фәнни эшчәнлеге авыл хуҗалыгы культуралары селекциясе һәм орлыкчылык белән бәйле. Ул селекциядә яңа юнәлеш булдырды һәм үстерде, үсемлекләрнең адаптив потенциалын күтәрү һәм яңа сортларның сыйфат характеристикаларын яхшырту методларын эшләде.

Аның җитәкчелегендә чыгарылган сортларны Россиянең күп кенә төбәкләрендә үстерергә рөхсәт ителгән. Фәнүсә Заһит кызы 100 дән артык фәнни хезмәт һәм авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларына берничә патент авторы.

Аграр фәнне үстерүгә керткән зур өлеше өчен ул «Татарстан Республикасының атказанган агрономы» исеменә лаек булды, СССР Министрлар Советы премиясе һәм фән һәм техника өлкәсендә Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты.

Казан ДАУ коллективы Фәнүсә Заһит кызын юбилее белән котлый һәм ныклы сәламәтлек, иминлек, бетмәс-төкәнмәс энергия һәм яңа фәнни казанышлар тели!

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть