Казан ДАУның беренче курс студентлары «яшьләр вакыты»фестивалендә катнаштылар
Казан ДАУның беренче курс студентлары «яшьләр вакыты»фестивалендә катнаштылар
18 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университетының беренче курс студентлары «Казан» гаилә үзәге территориясендә узган «Яшьләр вакыты»республика фестивалендә катнаштылар. Безнең университеттан катнашуга 800 гә якын беренче курс студенты чакырылган иде.
“Яшьләр вакыты” – Татарстан студентларын һәм яшьләрен берләштергән Беренче мультиформатлы республика фестивале. Ул Татарстан Республикасы Хөкүмәте, ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы»төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы ярдәмендә узды. Оештыручылар мәгълүматларына караганда, республика шәһәрләрендәге фестиваль мәйданчыклары 40 меңнән артык катнашучыны берләштергән.
