Циндао аграр университеты белән меморандумга кул куелды
Казан ДАУ ректоры Илшат Нуриевның Кытайга визиты кысаларында Циндао аграр университеты (Qingdao Agricultural University, Asian QS рейтингы = 951-1000) белән очрашу булды.
Очрашу Циндао аграр университеты ректоры Чжао Цзиньшань (ZHAO Jinshan, Professor/President) һәм проректоры Ван Юнцзянь (Wang Yongjian, Vice-principal) белән узды. Фикер алышуда шулай ук цифрлаштыру һәм ясалма интеллект проректоры Ленар Сафиуллин, халыкара бүлек вәкилләре һәм VIP-кунаклар катнашты.
Яклар 3+1 һәм 1+1 (магистратура) уртак программалары, уртак лабораторияләр булдыру, академик алмашу һәм фәнни хезмәттәшлек турында фикер алыштылар. Очрашу нәтиҗәсендә үзара аңлашу турында меморандумга (MoU) кул куелды.
Меморандумда:
- укытучылар, хезмәткәрләр һәм студентлар белән алмашу;
- укыту һәм уртак тикшеренүләр;
- академик материаллар һәм мәгълүмат алмашу.
Планнарда-Кытай делегациясенең 2026 елның 23-24 ноябрендә Казанга килешүгә кул кую өчен җавап визиты.
