Казан ДАУ Кытайга эш визитын башлады

📢 20-24 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университеты ректоры Илшат Нуриев җитәкчелегендәге делегация эш визиты белән Кытай Халык Республикасына килде.
Әлеге сәфәр Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы делегациясенең Кытай Халык Республикасының Шаньдун провинциясенә визиты программасына кертелгән.

Әлеге сәфәр кысаларында Казан ДАУ Шаньдун провинциясе университетлары белән хезмәттәшлекне үстерә.Сәфәрнең максаты – Шаньдун провинциясе университетлары белән Халыкара хезмәттәшлекне үстерү, партнерлык элемтәләре урнаштыру, уртак белем бирү программалары, академик алмашу һәм фәнни проектлар турында фикер алышу. Визит программасында-Циндао, Цзинань, Тайань һәм Пекин.

Делегация Циндао Океанология университетында булды. Очрашу барышында аквакультураларның үзара бәйләнеше һәм үсеше, шулай ук уртак тикшеренүләр һәм кадрлар әзерләү перспективалары турында фикер алыштылар.

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть