Казан дәүләт аграр университетында сайлауларда иң актив катнашучыларны бүләкләделәр

Казан дәүләт аграр университетында сайлауларда иң актив катнашучыларны бүләкләделәр. Казан дәүләт аграр университетының икътисад институты актлар залында бәйрәм рухы хөкем сөрде. Студентлар һәм мөгаллимнәр арасында тугызынчы чакырылыш Дәүләт Думасына депутатлар сайлауда актив катнашканнары өчен үткәрелгән уйнауда (розыгрышта) җиңүчеләргә бүләкләр тапшыру тантанасы булды.

Бүләкләрне университет ректоры Илшат Нуриев кулыннан алдылар:

Җиңүчеләрне котлап, ректор аларның актив гражданлык позицияләрен билгеләп үтте һәм киләчәктә иҗтимагый тормышта гына түгел, укуда һәм эштә дә уңышлар теләде.

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть