1 нче Балык Бистәсе гимназиясендә беренче профильле агрокласслар ачылды

15 сентябрьдә 1 нче Балык Бистәсе гимназиясендә Татарстан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә «АПКда кадрлар» федераль проекты кысаларында оештырылган беренче профильле агроклассларны ачу тантанасы булды.

Тантанада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марат Габделхәй улы Кәримов һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Гаптрәис улы Мөҗипов катнашты.

Агроклассларның төп бурычы – укучыларны заманча авыл хуҗалыгы белән таныштыру, аграр һөнәрләргә кызыксынуны арттыру һәм аңлаешлы белем бирү траекториясен булдыру: мәктәп партасыннан һөнәри белем алуга һәм АПК предприятиеләрендә эшләүгә.

Проектның инвесторы — «Арыш-Агро ” ҖЧҖ ярдәме белән сыйныфлар заманча җайланмалар алдылар:

🔹 туфрак анализаторлары һәм цифрлы лабораторияләр;
🔹 гидропоник җайланмалар;
🔹 авыл хуҗалыгы техникасы һәм пилотсыз очу аппаратлары белән идарә итү өчен тренажерлар.

Хәзер укучылар биотехнологияләрне, үсемлекчелекне һәм заманча агротехнологияләрне теориядә генә түгел, ә реаль җиһазлар белән дә өйрәнә алачак. т

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть