Казан ДАУ студентлары – мөһим тармак вакыйгасында!

29 сентябрьдә Казан дәүләт аграр университеты студентлары «Аграр белгечлекләрнең һәм авыл тормышы рәвешенең абруен күтәрү»зона киңәшмәсендә катнаштылар.

Чараның программасы тармак белән практик танышуны һәм хакимият органнары һәм эре агрокомпанияләр вәкилләре белән турыдан-туры сөйләшүне берләштерде. Татарстанда яшьләрне һөнәри үстерү мөмкинлекләренә — стажировкаларга, кадрлар резервын формалаштыруга һәм АПК предприятиеләренең карьера программаларына аерым игътибар бирелде.

Студентлар агросәнәгать комплексында бүгенге көндә нинди белгечләргә ихтыяҗ булуын, эш бирүчеләрнең нинди компетенцияләрне бәяләвен һәм яшь профессионаллар алдында уку вакытында ук нинди мөмкинлекләр ачылуын беренче авыздан белә алдылар.

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть