Казан ДАУ илнең төп аграр күргәзмәсендә🍁
Мәскәүдә «Алтын көз» XXVIII Россия агросәнәгать күргәзмәсе эшли башлады (7-10 октябрь, «Тимирязев үзәге»). Быел ул АПКны нәтиҗәле үстерү технологияләренә багышланган, ә экспозиция нигезендә авыл хуҗалыгы министрлыгының өч фәнни-технологик проекты ята: агротехнология, терлекчелек һәм биотехнология.
🚜 Казан ДАУ вакыйгалар үзәгендә
Казан ДАУ делегациясе илнең төп аграр форумында актив катнаша. Югары уку йорты вәкилләре 60 тан артык чараны үз эченә алган масштаблы экспозициягә һәм эшлекле программага кушылды — түгәрәк өстәлләр, сессияләр һәм хакимият, бизнес һәм фән вәкилләре белән очрашулар. Үзәк вакыйга – «Россия АПК навигаторы: нәтиҗәле үсеш технологияләре»пленар утырышы.
