Казан ДАУ студентлары һәм укытучылары «Урманны саклыйк»Бөтенроссия акциясендә катнаштылар
Узган шимбәдә, 10 октябрьдә, Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты хезмәткәрләре һәм студентлары «Урманны саклыйк»масштаблы бөтенроссия акциясенә кушылдылар.
Урман утырту – гамәли бурыч кына түгел, ә республиканың экологик балансын саклауга реаль өлеш кертү дә ул. Факультет өчен бу әле һөнәри бурыч та: булачак урманчылар һәм экологлар урман байлыкларын саклау һәм арттыруның мөһимлеген чынлыкта күрсәтәләр. Аудиторияләрдә генә түгел, нәкъ менә кырларда һәм урманнарда заман таләпләренә җавап бирергә сәләтле чын белгеч формалаша.
Барлык катнашучыларга хезмәтләре, битараф булмаганнары һәм туган табигатькә мәхәббәтләре өчен рәхмәт белдерәбез!
