Урман хуҗалыгы һәм экология факультетында студентлар конференциясе
2021 елның 4 мартында урман хуҗалыгы һәм экология факультетында декан Гафиятов Р.Х. рәислегендә барлык укытучылар катнашында «Аграр җитештерүгә студентлар фәне» 79нчы студентлар (төбәк) фәнни конференциясе үткәрелде. Конференция эшендә аспирантлар, магистрлар һәм бакалаврлар актив катнашты.
Студентлар урман һәм экология фәнен үстерүгә зур кызыксыну күрсәттеләр. Чыгышлар турында фикер алышканда аларның һәркайсы ТР һәм Урта Идел буе урман хуҗалыгы үсеше һәм табигатьтән файдалану базар икътисады шартларында үз карашларын һәм күзаллауларын яңгыратты.