Казан дәүләт аграр университетында «Персонал белән идарә итү»программасының чираттагы сессиясе уза
Казан дәүләт аграр университетының өстәмә белем бирү институты базасында «Персонал белән идарә итү»программасы буенча чираттагы сессия уза.
Укулар Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының дәүләт йөкләмәсе кысаларында оештырылды һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы карамагында уза.
Программаны өстәмә белем бирү институты директоры Алия Шиһабиева ачты. Ул тыңлаучыларны курсның эчтәлеге һәм алда торган дәресләр расписаниесе белән таныштырды.
Сессия эшендә шулай ук «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү компетенцияләр үзәге» ДБУ директоры Марат Абдуллин катнашты.
Очрашу барышында ул авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүдә кече хуҗалыкларның роле һәм федераль уртак финанслау һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбеннән аларга ярдәм итүнең гамәлдәге механизмнары турында сөйләде.
Грант программаларына аерым игътибар бирелде:
🔹 «Агромотиватор»;
🔹 «Агротуризм»;
🔹 «Фермер авыл хуҗалыгын үстерү»;
🔹 «Кече авыл пекарнясын оештыру».
Тыңлаучылар шулай ук 2027-2031 елларга Татарстан Республикасында атчылыкны үстерүнең төбәк проекты, шәхси ярдәмче хуҗалыкларны һәм авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын субсидияләү чаралары белән таныштылар.
Очрашу азагында Марат Рауфович программада катнашучыларның сорауларына җавап бирде.
