
ТӨП ЮНӘЛЕШЛӘРЕ:
- Үсемлекчелек продукциясен җитештерү технологияләрен камилләштерү өчен туфрак, орлыклар һәм кырларны тикшерү.
- Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләренең орлыкларын һәм үсемлекчелек продукциясен сертификацияләү.
- Органик продукция җитештерүнең фундаменталь һәм гамәли аспектларын өйрәнү.
- Үзебезнең һәм чит ил агроэкология үзәкләре белән кооперациядә игенчелек һәм биотехнология өлкәсендә фәнни тикшеренүләр.
- Агрономия, биотехнология һәм агроэкология өлкәсендә эшләү өчен кадрлар әзерләү.
Агросәнәгать комплексы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары өчен үзәкнең төп хезмәтләре:
- Туфрак, орлыклар һәм үсемлекләрнең торышын комплекслы мониторинглау һәм практик рекомендацияләр эшләү.
- Продукциянең биохимия составын һәм сыйфатын бәяләү.
- Фитопатогеннарны, корткычларны һәм чүп үләннәрен диагностикалау һәм үсемлекләрне саклау системасын эшләү.
- Авыл хуҗалыгы культураларын үстерү технологияләрен оптимальләштерү.