Яңалыклар

Профессор-укытучылар составында вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс

Ректорның 2020 елның 24 гыйнварындагы 26 номерлы боерыгы белән профессор-укытучылар составында түбәндәге вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс игълан итәргә: – Җир төзелеше һәм кадастр кафедрасы профессоры; – Агрохимия һәм туфрак белеме кафедрасы профессоры. Конкурста катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 24.02.2020 елга кадәр кабул ителә. Агрономия факультетының Гыйльми советы 06.03.2020 елда түбәндәге адрес буенча узачак: ТР, Казан ш., Ферма-2 […]

24 Гыйнвар

Минем илем – минем Россия

2019 елның 2 декабрендә Россия территорияләренең социаль-икътисадый үсешенә юнәлдерелгән «Минем илем — минем Россия» XVII Бөтенроссия яшьләр автор проектлары һәм мәгариф өлкәсендәге проектлар конкурсы старт алды. Ул 2019 елдан башлап Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин инициативасы буенча оештырылган «Россия — мөмкинлекләр иле» Президент платформасы кысаларында үткәрелә. Конкурсны Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы, Россия Мәгариф министрлыгы, […]

22 Гыйнвар

Татарстанның яшь галимнәре авыл хуҗалыгы өлкәсендә фундаменталь һәм гамәли характердагы фәнни тикшеренүләргә грантлар һәм премияләр алырга мөмкин

ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда яшьләр фәнни грантлары һәм 2020 елга ТР премияләре конкурсына гаризалар кабул итү башланды. Грантлар каралган 20 фәнни юнәлеш арасында — агросәнәгать комплексы, туфракның уңдырышлылыгын яңадан торгызу, игенчелекнең адаптив-ландшафт системалары, ә премияләр буенча — авыл хуҗалыгы һәм табигатьтән файдалану бар. Конкурста 35 яшькә кадәрге (җитәкчене дә кертеп) […]

21 Гыйнвар

Кече формалардагы предприятиеләрне фәнни-техник өлкәдә үстерүгә ярдәм итү Фонды генераль директоры киңәшчесе И. М. Бортникның Казан ДАУна визиты

2020 елның 21 гыйнварында кече формалардагы предприятиеләрне фәнни-техник өлкәдә үстерүгә ярдәм итү Фонды генераль директоры киңәшчесе Иван Михайлович Бортник һәм Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Индира Радыковна Киреева килделәр. Казан ДАУ ректоры Айрат Рәсим улы Вәлиев кунакларга университет эшчәнлегенең төп перспектив үсеш юнәлешләре, шул исәптән робототехника, биотехнологияләр турында сөйләде. Кунаклар укыту-демонстратив үзәге, агроэкологик тикшеренүләр үзәге […]

21 Гыйнвар

Казан ДАУ Идел буе агросәнәгать форумында катнашачак

12-14 февральдә Татарстанда Идел буе агросәнәгать форумы һәм Татарстан Республикасы һәм Россия регионнарының 300дән артык оешмасыннан һәм предприятиесеннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашында махсуслаштырылган күргәзмә узачак. Казан ДАУ да анда катнашачак. Халыкара махсуслаштырылган күргәзмә агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә ала: авыл хуҗалыгы техникасы, җайланмалар һәм запас частьлар, үсемлекләрне саклау чаралары һәм ашламалар, культуралар […]

15 Гыйнвар

Казан ДАУ яшь галимнәренең хезмәтләре җыентыгы басылды

2019 ел ахырында «АПК, биотехнологияләр һәм техника, биоэкономика һәм хокук, экология һәм урман хуҗалыгы үсешенең хәзерге этабында фән тарихының һәм фәлсәфәсенең актуаль проблемалары» дигән аспирантларның һәм дәгъва кылучыларның бөтенроссия фәнни-гамәли конференциясе нәтиҗәләре буенча фәнни хезмәтләр җыентыгы басылды. Бу конференцияне ел саен «Фән тарихы һәм фәлсәфәсе» курсын тәмамлау белән Казан ДАУның фәлсәфә һәм хокук кафедрасы үткәрә. […]

13 Гыйнвар

14 гыйнварда Казан ДАУда донор көне узачак

14 гыйнварда Казан ДАУда донор көне оештырылачак. Ул «ТР ССМ Республика кан үзәге» ДАССОның табиблары ярдәме белән үткәреләчәк. Теләгән һәркем катнаша ала. Сез дә башка кешеләргә ярдәм итә аласыз.

13 Гыйнвар

Вазыйфаларга сайлаулар турында

Ректорның 2020 елның 10 гыйнварындагы 8 номерлы боерыгы нигезендә түбәндәге вазыйфага сайлаулар игълан ителде: «Җир төзелеше һәм кадастрлар» «Физик тәрбия» Сайлауларда катнашу өчен гаризалар һәм документлар комплектлары 2020 елның 11 февраленә кадәр кабул ителә. Сайлаулар 2020 елның 12 мартында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 65 йорт.

10 Гыйнвар

Яңа елга үз кулларың белән бүләкләр

Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты студентлары, кафедра укытучылары Пухачева Л. Ю., Мусин Х. Г., Мөхәммәтшина А. Р., Гафиятов Р. Х. җитәкчелегендә, экологик чиста агач продуктларыннан Яңа ел композицияләре әзерләделәр һәм аларны Казан ДАУ җитәкчелегенә тантаналы рәвештә тапшырдылар.

30 Декабрь

Декабрь аенда Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Хәзерге шартларда хуҗалык итүче субъектларның бухгалтерлык исәбен алып бару» шәһәр олимпиадасы үткәрелде

Декабрь аенда Казан дәүләт энергетика университеты базасында «Хәзерге шартларда хуҗалык итүче субъектларның бухгалтерлык исәбен алып бару» шәһәр олимпиадасы үткәрелде. Олимпиадада югары уку йортлары, шулай ук Казанның урта һөнәри белем бирү уку йортлары студентлары катнашты. Олимпиадада җиңүчеләр арасында Казан дәүләт аграр университеты студентлары: Лебедева Дарья Дмитриевна – 1 урын, Дәүләтов Камил Насим улы – 1 урын, […]

30 Декабрь