2021 елның февралендә икътисад һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы доценты Газетдинов Шамил Миршәрип улы ел саен үткәрелә торган «Татарстан Республикасының иң яхшы яшь галиме – 2020» республика конкурсында катнашты һәм финалист дипломын алды. Котлыйбыз!
1 Март
Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы чит илләрдә Россия югары уку йортлары студентлары һәм аспирантлары өчен РФ Президенты стипендияләрен алуга ачык конкурс игълан итә. Ел саен россия югары уку йортларының 40 студенты һәм 60 аспиранты уку, стажировка узу, алдынгы чит ил университетларында фәнни тикшеренүләр үткәрү мөмкинлеге ала. Стипендия уку чыгымнарын каплый, виза рәсмиләштерү, уку урынына кадәр […]
27 Февраль
Казан ДАУда студентлар халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Робирт Галиев белән хушлашу тантанасы узды. Танылган театр эшлеклесен соңгы юлга озатырга аның туганнары һәм якыннары, шулай ук хезмәттәшләре – режиссерлар, драматурглар, актерлар, укучылары — КДАУ студентлары, «Тургай» театры артистлары килде. «Тургай» китеп барды: «Әйтеп бетергесез зур кеше иде ул. Икенче […]
27 Февраль
Хөрмәтле хезмәткәрләр, укытучылар һәм студентлар! Сезне COVID-19дан вакцинация үтәргә чакырабыз! Хезмәткәрләр һәм укытучылар өчен вакцинация КФУ поликлиникасы базасында, ә студентлар өчен 18-нче номерлы шәһәр клиник хастаханәсе базасында оештырылды. Вакцинация узарга теләүчеләр исемлегенә кертү өчен университеттан гариза рәсмиләштерергә кирәк, анда билгеләп үтәргә кирәк: ФИО, статус (студент, укытучы, хезмәткәр), ОМС полис номеры һәм СНИЛС. Әлеге мәгълүматны почта […]
27 Февраль
2021 елның 24 февралендә механикалаштыру һәм техник сервис Институтының актлар залында халыкара туган телләр көненә һәм Татарстан Республикасында туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган шигырь укучылар конкурсы узды. Шигырь уку – ул үзе бер сәнгать. Һәркемгә авторның шигырен тою, бигрәк тә тавыш тембрын үзгәртү ярдәмендә шагыйрьнең һәр сүзен җиткерә алу мөмкинлеге бирелми. Ә менә […]
26 Февраль
Инновацияләргә ярдәм фонды, «АПК һәм балыкчылык мәгариф учреждениеләре ассоциациясе» коммерциячел булмаган оешмасы белән берлектә, Россия Федерациясе Мәгариф министрлыгы һәм Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы ярдәме белән, АгроНТИ мәктәпләре укучылары өчен Бөтенроссия конкурсының яңа сезонын ача. Конкурсның максаты – авыл җирлегендә урнашкан белем бирү оешмаларында укучыларны милли технологик инициативаның (МТИ) технологик приоритетлары өстендә эшләүгә, авыл хуҗалыгында […]
26 Февраль
ТР югары уку йортлары Спартакиадасы кысаларында 2021 елның 20-21 февралендә Казан шәһәренең «Локомотив» стадионында чаңгы ярышлары узды. Ярышларда 14 команда катнашты. Профессор Ванюшин Ю. С. җитәкчелегендә Казан ДАУның җыелма командасы югары уку йортларының икенче төркеме буенча икенче урынны алды. Спортчыларыбызны бу уңышлары белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә укуда һәм спортта уңышлар телибез.
26 Февраль
26 февраль көнне Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Гафиятов Р. Х. җитәкчелегендә, профессор Мусин Х. Г., студентлар Фазлыева Л. А., Долгов К. П., Хафизов А. А. Лубян урман-техник көллияте базасында узган «Урман чаңгы юлы -2021» кышкы спартакиадасында катнаштылар. Студент Фазлыева Л.А. мактаулы III урынны яулады.
26 Февраль
25 февральдә Казан дәүләт аграр университетының «Тургай» студентлар халык театрының режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Робирт Тимерхан улы Галиев 67 яшендә вафат булды. «Казан ДАУ» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ ректоры һәм хезмәт коллективы туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Робирт Тимерхан улы Галиев безнең өчен уңышлы сәнгать җитәкчесе, талантлы педагог […]
25 Февраль