Казан ДАУ фәнни китапханәсендә татар халкының бөек улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Барлык теләүчеләрне шагыйрьнең тормышы һәм иҗаты белән танышырга чакырабыз. «Каков,не важно,ты с лица, Была бы светлой суть, Будь человеком до конца, С высоким сердцем будь.» Муса Джалиль.
21 Гыйнвар
«Сириус» белем бирү үзәге, Россия Федерациясе Фән һәм югары белем бирү Министрлыгы, «Сириус» фәнни-технологик университеты, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән Министрлыгы һәм талантлар университеты тарафыннан үткәрелә торган фәнни-технологик проектларның бөтенроссия конкурсы. Бөтенроссия фәнни-технологик проектлар конкурсы – мәктәп укучылары (7-11 сыйныфлар), урта һөнәри белем бирү студентлары (1-2 курслар), фәнни, тикшеренү, проект, уйлап табу эшчәнлеге белән шөгыльләнүче […]
20 Гыйнвар
Казан ДАУ галимнәре кафедра мөдире һәм профессор Наил Әдһәмов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы машиналарының эшче органнарын ныгытуның комплекслы технологиясе эшләнде. Бу тикшеренү Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының АПК өлкәсендә фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләр конкурсында җиңүче булды. Технология бу уйлап табуга патент белән якланган. Ул үсемлекчелек өлкәсендә эшләүче агросәнәгать комплексы оешмалары өчен билгеләнгән. Аны тормышка […]
19 Гыйнвар
2020 елның 8-11 декабрендә Казан дәүләт энергетика университетында «Энергияне сак тотуда алдынгы технологияләр» Бөтенроссия студентлар олимпиадасының йомгаклау этабы узды. Йомгаклау этабында Россия югары уку йортларында белем алучы 3-4 курслар бакалавриат һәм 1-2 курс магистратура студентлары катнашты. «Энергияне сак тотуда алдынгы технологияләр» Бөтенроссия студентлар олимпиадасының йомгаклау этабында катнашучылар арасында Казан ДАУ командасы да бар иде. Аның […]
19 Гыйнвар
Россия икътисадын модернизацияләүнең өстенлекле юнәлешләре буенча перспектив фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләрне гамәлгә ашыручы яшь Россия галим – кандидатлары һәм фән докторларына дәүләт ярдәме күрсәтү өчен 2021-2022 елларда Россия Федерациясе Президенты грантларын алуга конкурска йомгак ясалды. Конкурс нәтиҗәләре буенча «Техник фәннәр» юнәлеше буенча грант алучыларның берсе механикалаштыру һәм техник сервис Институтының машиналарны эксплуатацияләү һәм ремонтлау кафедрасы […]
18 Гыйнвар
Россия фәнни фонды Япония авыл хуҗалыгы, урман һәм балык хуҗалыгы министрлыгының фәнни советы белән берлектә «Халыкара фәнни коллективлар тарафыннан фундаменталь фәнни тикшеренүләр һәм эзләнү фәнни тикшеренүләр үткәрү» эшчәнлегенең өстенлекле юнәлеше буенча грантлар алуга гаризалар кабул итә башлады. Грантлар 2021-2023 елларда түбәндәге тармаклар буенча фундаменталь фәнни тикшеренүләр һәм эзләнү фәнни тикшеренүләр (алга таба – проектлар, фәнни […]
18 Гыйнвар
Россия фундаменталь тикшеренүләр фонды иң яхшы фундаменталь фәнни тикшеренүләр проектлары конкурсына гаризалар кабул итүне дәвам итә. Конкурска түбәндәге фәнни юнәлешләр буенча фундаменталь фәнни тикшеренүләр проектлары тәкъдим ителергә мөмкин: (01) математика, механика; (02) физика һәм астрономия; (03) химия һәм материаллар турында фәннәр; (04) биология; (05) Җир турында фәннәр; (07) инфокоммуникацион технологияләр һәм исәпләү системалары; (08) инженерлык […]
18 Гыйнвар
2021 елның 10-12 февралендә «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендә агросәнәгать комплексының төп тармаклары экспозициясен берләштерүче 3 нче махсуслаштырылган «ТатАгроЭкспо» күргәзмәсе һәм эшлекле форум узачак, аның төп вакыйгасы «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының 2020 елдагы эшенә йомгаклар һәм 2021 елга бурычлар» темасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышын уздыру булачак. Коллегия эшендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, министрлыклар һәм ведомстволар […]
15 Гыйнвар
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы «Фермер мәктәбе» укыту проектында катнашу өчен конкурс сайлап алуы башлану турында хәбәр итә. Программаны Россельхозбанк Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашыра. Укулар Казан ДАУ базасында узачак. Мәктәп кысаларында Россельхозбанк нәтиҗәле фермер бизнесын төзүгә теоретик һәм практик өйрәтү, шулай ук үз эшен башлап җибәргән […]
14 Гыйнвар
Хөрмәтле студентлар, укытучылар һәм хезмәткәрләр! «Казан дәүләт аграр университеты» ЮҺБ ФДБМУнең түләү реквизитлары үзгәрүенә игътибар итегез. Реквизитлар түбәндә: kvitancziya-kazanskogo-gau-s-01-yanvarya-2021-1Скачать
14 Гыйнвар