10 октябрьдә «Ак Барс Арена» стадионы территориясендә “Милләтләр кроссы -2020” Бөтенроссия йөгерү көне узды. «Физик тәрбия» кафедрасы доценты Елистратов Дмитрий Евгеньевич җитәкчелегендә Казан ДАУнан 35 студент әлеге спорт чарасында катнаштылар. Йөгерешләрдә барлыгы 18 меңгә якын кеше катнашты.
12 Октябрь
2020 елның 15 октябрендә Казан ДАУ Гыйльми советының утырышлар залында (төп бина) чираттан тыш утырышы булачак. Башлана 12:40 сәг – процедура мәсьәләләре 13:00 сәг – утырыш Kөн тәртибе: 2019-2020 уку елы йомгаклары һәм 2020-2021 уку елына бурычлар турында. Студентлар туплау нәтиҗәләре, һөнәри юнәлеш бирү эше планы һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын эшкә урнаштыру турында. Хәзерге […]
12 Октябрь
10 октябрьдә Казан ДАУның механизация һәм техник сервис Институты базасында яшь комбайнчылар арасында ел саен үткәрелә торган «Хезмәт кешесенә дан» исемле уникенче республика телевизион конкурсына йомгак ясалды. Аны «Татарстан» ДТРК, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм Казан ДАУ оештырды. I этап (район) Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан «Татарстан» ДТРК белән […]
10 Октябрь
Хөрмәтле коллегалар, укытучылар һәм хезмәткәрләр, студентлар! Сезне һөнәри бәйрәмебез — Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре Көне белән котлыйм! Һәрвакыт авыл хуҗалыгы хезмәте хөрмәткә лаек булды. Авыл хуҗалыгында җаваплы һәм максатчан кешеләр эшли, алар өчен туган җир һәрвакыт аерым игътибар таләп итә. Агросәнәгать комплексы Татарстан икътисадының мөһим һәм аерылгысыз өлеше булып тора. Бүген тармакта авыл […]
10 Октябрь
8 октябрьдә Казан ДАУның агрономия факультеты базасында агрономия профиле белгечләрен әзерләү өчен үсемлекләрне яклау буенча «Август» фирмасы АҖнең яңа уку классын ачу тантанасы булды. Ачылу тантанасында ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Җәббаров М.А., «Август» фирмасы директоры Усков А. М., Казан ДАУ ректоры Вәлиев А. Р., башка дәрәҗәле кунаклар, укытучылар һәм студентлар […]
8 Октябрь
2020 елның 5 октябрендә икътисад Институтының «Бухгалтерлык исәбе, анализ һәм аудит» юнәлеше студентлары өчен финанс хисаплылыгының халыкара стандартлары буенча ачык лекция булды. Лекцияне икътисад фәннәре кандидаты, исәпкә алу, анализ һәм аудит кафедрасы доценты Ивановская Анна Валерьевна үткәрде.
8 Октябрь
2020 елның 7 октябрендә икътисад Институты «Бухгалтерлык исәбе, анализ һәм аудит» юнәлеше буенча укучы 2,3,4 нче курс студентлары Эшкуарлык Фабрикасы вәкилләре белән очраштылар. Әлеге программа «Кече һәм урта эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проекты һәм «Эшкуарлыкны популярлаштыру» төбәк проекты кысаларында Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы ярдәме белән Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды тарафыннан […]
8 Октябрь
22.09.2020 елда икътисад Институтының беренче курс студентлары Республика медицина профилактикасы үзәгенең гигиена тәрбиясе буенча табибы Харисова Разалия Муллаян кызы һәм аның кулдашы диетолог Диләрә белән очраштылар. Тәҗрибәле табиблар рациональ һәм баланслы туклану нигезләре белән уртаклаштылар. Шулай ук тазаруга китерүче факторлар турында да сөйләнде. Белгеч Диләрә бу проблемаларны ничек булдырмаска кирәклеге турында сөйләде. Студентларга табибларның чыгышы […]
8 Октябрь
Казан ДАУда коррупциягә каршы тору чараларын үткәрү графигы нигезендә профессор Шарыпова Н. Х., доцент Бурсукова Р. С. һәм фәлсәфә һәм хокук кафедрасының өлкән укытучысы Фәйзрахманова Л. М. «Хокук белеме» дисциплинасы буенча Казан ДАУ студентларында коррупциягә түземсезлек турында дәресләр үткәрделәр.
7 Октябрь
2020 елның 9 октябрендә Казан шәһәрендә «Биоэтика һәм хәзерге дөньяның экзистенциаль куркынычлары» дигән Халыкара фәнни-гамәли конференция һәм клиник биоэтика буенча халыкара җәмгыятьнең 17нче конференциясе булачак. Конференцияне оештыручылар: Казан дәүләт медицина университеты, Казан дәүләт аграр университеты, Халыкара клиник биоэтика җәмгыяте, Казан дәүләт медицина университетының биоэтика буенча ЮНЕСКО кафедрасы, Казан дәүләт аграр университетының фәлсәфә һәм хокук кафедрасы. […]
6 Октябрь