Яңалыклар

Казан ДАУ иреклеләре гуманитар йөк җыюда һәм төяүдә актив катнаштылар

Татарстан Республикасының Яшь Гвардиясе чираттагы гуманитар йөкне Татарстан өчен шефлыкка алынган Лисичанск шәһәренә җибәрүдә катнашты. Ярдәм республиканың «Ярдэм Янэшэ! Ярдәм якын!» иҗтимагый хәрәкәте кысаларында тапшырылды! Гуманитар йөк составына азык-төлек продуктлары, кием-салым, шәхси гигиена чаралары, эчә торган су, он һәм буржуйки мичләре керде. Казан ДАУ иреклеләре гуманитар йөк җыюда һәм төяүдә актив катнаштылар.

25 January

Урта һөнәри белем студентлары белән тематик класс сәгатьләре

2023 елның 24 гыйнварында педагог-оештыручы Дәүләтшина Зөһрә Җәүдәт кызы, СПО321-01, СПО321-02 төркемнәренең сыйныф җитәкчеләре белән берлектә, атна саен кураторлык сәгате кысаларында әңгәмә үткәрделәр. Әңгәмә Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көненә — 1944 елның 27 гыйнварына багышланган иде. Блокада 872 көн дәвам итте, бу көннәрнең һәрберсе батырлык һәм ныклык белән тулды. Студентларга ул куркыныч көннәр […]

25 January

Казан дәүләт аграр университетында флорбол буенча ярышлар уза

Бу көннәрдә Казан ДАУ Тулпар спорт комплексы базасында Махсус Олимпиаданың Бердәм Уеннары кысаларында флорбол ярышлары уза. Олимпиадада катнашучыларга уңышлар һәм якты кичерешләр телибез!

25 January

Татарстанда «Фермер мәктәбе» нәтиҗәләре буенча 100дән артык яшь аграрчы яңадан квалификация алды

2021-2022 елларда Россия авыл хыҗалыгы банкы Татарстанда АПКның кадрлар потенциалын арттыру буенча тулы бер чаралар комплексын гамәлгә ашырды. Иң уңышлы проектлар арасында – яңа финанс тотрыклы һәм рентабельле фермер хуҗалыкларын булдыруга ярдәм итүгә, гамәлдә булганнарның нәтиҗәлелеген арттыруга, агросәнәгать комплексында бизнес алып баруның иң яхшы тәҗрибәләрен үстерүгә юнәлдерелгән «Фермер мәктәбе» белем бирү программасы да бар. Татарстан […]

25 January

Казан дәүләт аграр университетында квалификация күтәрү курслары уза

2023 елның 23-26 гыйнварында агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында «Ак Барс «агрохолдингы» хезмәткәрләре «үсемлекчелек продукциясен җитештерүнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча чаралар системасын эшләү»программасы буенча укулар уза. Укулар барышында тыңлаучылар игенчелек системасын биологизацияләү нигезләрен, авыл хуҗалыгы культураларын чүп үләннәреннән, корткычлардан һәм авырулардан саклауның заманча системаларын, язгы рапс, көнбагыш, шикәр чөгендерен үстерү технологияләрен, бөртекле культураларны нәтиҗәле орлыкландыруны оештыру […]

25 January

Ләлә Кудерметова: «Россия авыл хуҗалыгы банкы студентларга үзенең киләчәген агросәнәгать тармагында төзергә мөмкинлек бирә»

Россия авыл хуҗалыгы банкы, агросәнәгать комплексын финанслауда әйдәп баручы банк буларак, авыл хуҗалыгы өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү белән аеруча кызыксына. Экосистеманы үстереп, 2022 елда банк Россиядә эш эзләү, агросәнәгать комплексында стажировка узу һәм аграр белем бирүне үстерү буенча сервислар бирүгә юнәлдерелгән яңа «Мин Агрода» («Я в Агро») платформасын эшләтеп җибәрде. Россия авыл хуҗалыгы банкының […]

25 January

Казан дәүләт аграр университеты «Хуҗәмәт РМЗ» АҖдә булды

2023 елның 20 гыйнварында механикалаштыру һәм техник сервис институты укытучылары «Хуҗәмәт РМЗ» АҖдә булдылар, аның белгечлеге – ашлык чистарту машиналарын һәм җиһазларын чыгару, ашлык чистарту комплексларын төзү һәм реконструкцияләү, шулай ук агрооборудованиене ремонтлау һәм яңадан торгызу буенча ярдәм күрсәтү. Генераль директор Кәримов Хәнәфи Хәмит улы һәм баш инженер Рамил Флюрович Гәрәев җитештерүнең технологик линиясе һәм […]

24 January

Казан ДАУ «Агромастер» ПК ҖЧҖ машина төзелеше предприятиесендә булды

2023 елның 20 гыйнварында механикалаштыру һәм техник сервис институты укытучылары «Агромастер»ПК ҖЧҖ машина төзү предприятиесендә булдылар. Очрашуның төп максаты – чыгарыла торган техника (чәчү комплекслары, туфрак эшкәртү техникасы, тракторлар һәм үзйөрешле машиналар, үзбушаткычлар һәм ярымприцеплар) белән танышу һәм үзара файдалы хезмәттәшлек урнаштыру. Мөслим муниципаль районы башлыгы Альберт Хуҗин очрашу барышында Казан дәүләт аграр университетын тәмамлаучыларның […]

24 January

Мы разработали новый дизайн сайта Посмотреть