Яңалыклар

Казан ДАУ делегациясенең Ульяновск дәүләт аграр университетына визиты

2020 елның 5 февралендә Казан ДАУ делегациясе Ульяновск дәүләт аграр университетында булдылар. Делегация составы: Хәмидуллин Наил Нурулла улы – инфраструктур үсеш һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор; Низамов Рөстәм Мингазиз улы – фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректор; Сержанов Игорь Михайлович – агрономия факультеты деканы; Яхин Сергей Мирбатович – механикалаштыру һәм техник сервис Институты директоры; Низаметдинов […]

6 Февраль 2020

Казанда Халыкара авыл яшьләре конгрессы эшли башлады

25 илдән һәм Россиянең 50 төбәгеннән килгән вәкилләр, Халыкара авыл яшьләре конгрессы эшендә катнашу өчен, Казанга килделәр. Татарстан башкаласына БДБ, Германия, Мисыр, Конго, Һиндстан, Испания, Литва, Марокко, Мексика, Нигерия, Пакистан, Польша, Португалия, Төньяк Македония, Төньяк Ирландия, Сербия, Сенегал, Словения, Төркия һәм Эстония илләреннән егетләр һәм кызлар килде. Әйе, аларның телләре төрле, алар төрле дәүләтләрдә яши, […]

6 Февраль 2020

Казан ДАУда Фән көненә багышланган чаралар башланды

2020 елның 6 февралендә Казан ДАУда «Фән көненә» багышланган чаралар кысаларында «Агросәнәгать комплексының актуаль мәсьәләләрен хәл итүдә дисциплинарара хезмәттәшлек» темасына түгәрәк өстәл узды. Түгәрәк өстәл башланыр алдыннан деканнар, кафедра мөдирләре һәм директорлары агрономия факультетында һәм механикалаштыру һәм техник сервис Институтында оештырылган музейларны, укыту-демонстрацион классларны карадылар, агроэкологик тикшеренүләр Үзәге, Укыту-демонстрация классы эшчәнлеге белән таныштылар. Түгәрәк өстәл […]

6 Февраль 2020

МВА-Агробизнес халыкара программасы буенча чыгарылыш квалификация эшләрен яклау

2020 елның 28 гыйнварында Казан дәүләт аграр университетының утырышлар залында МВА-Агробизнес халыкара программасы тыңлаучыларының чыгарылыш квалификация эшләрен яклау булды. Анда икътисад фәннәре докторы, Казан (Идел буе) федераль университеты профессоры Якупова Наилә Малик кызы җитәкчелегендәге комиссия катнашты. Кереш сүз белән техник фәннәр докторы, доцент Вәлиев Айрат Рәсим улы чыгыш ясады. Эшләрне яклау рус һәм инглиз телләрендә […]

6 Февраль 2020

«Кооператив идарәче» кооперативы башкарма директорларының экспресс-курсы

2020 елның 4 февралендә Казан ДАУның икътисад Институтында «Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе белән берлектә «Кооператив идарәче» кооперативының башкарма директорларының экспресс-курсы старт алды.

6 Февраль 2020

Казан ДАУ вәкилләре фәнни-методик семинарда катнаштылар

2020 елның 4 февралендә Казан кооператив институтында ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итү елында Россия фәне көненә багышланган «Студентның фәнни дөньякүләм карашын формалаштыру» дигән фәнни-методик семинар узды. Семинарда Казан ДАУның фәнни һәм халыкара эшчәнлек буенча проректоры Низамов Рөстәм Мингазиз улы, НИРС рәисе Сафиуллин Илнур Наил улы һәм Казан ДАУның яшь галимнәр Советы рәисе Сафиуллин Нияз Азат […]

6 Февраль 2020

ТатАгроЭкспо күргәзмәсенә килүчеләр өчен электрон теркәлү ачылды

12-14 февральдә Татарстанда агросәнәгать форумы һәм ТатАгроЭкспо махсуслаштырылган күргәзмәсе узачак, анда Татарстан Республикасы һәм Россия регионнарының 300дән артык оешмасыннан һәм предприятиесеннән 3000нән артык агросәнәгать комплексы вәкилләре катнашачак. Кунаклар инде бүген үк сылтама буенча (по ссылке) теркәлергә һәм электрон билет алырга мөмкин. Күргәзмәгә килүчеләр өчен керү ирекле (бушлай). ТатАгроЭкспо агросәнәгать комплексының барлык өлкәләрен үз эченә ала: авыл […]

5 Февраль 2020

Казан ДАУ «Сириус» Республика үзәге белән эшли башлаячак

4 февральдә «2015-2022 елларга Татарстан Республикасында талантлар белән стратегик идарә итү» дәүләт программасының фәнни-эксперт советының (ФЭС) беренче утырышы узды. Балалар һәм яшьләрнең интеллектуаль-иҗади потенциалын нәтиҗәле үстерү һәм гамәлгә ашыру республика системасының актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. «2.0» Талантлар Университеты операторы булган Сириус республика үзәге эшенә аерым игътибар бирелде. 2020 елның 1 сентябреннән «Дуслык» республика үзәге […]

5 Февраль 2020

Чехия Республикасының Авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан Казан ДАУда булды

4 февральдә Чехия Республикасының Авыл хуҗалыгы министры Мирослав Томан һәм Чехиянең министрлык һәм авыл хуҗалыгы предприятиеләренең җитәкче хезмәткәрләрен тәкъдим итүче 30дан артык кеше составындагы Чехия делегациясе Казан ДАУда булдылар. Алар үз визитларын университет музееннан башладылар, анда Татарстан Республикасында аграр белем бирү тарихы һәм аның күренекле вәкилләре белән таныштылар. Аннары утырыш залында җентекле һәм нәтиҗәле әңгәмә […]

4 Февраль 2020

Казан ДАУ студентлары «Активлар мәктәбе – 2020» эшендә катнаштылар

Вузларның сигез иҗат коллективыннан 80 студент «Активлар мәктәбе – 2020» эшендә катнашты. Студентлар: – шәһәр, республика һәм Бөтенроссия волонтерлык проектлары белән таныштылар; – үз компетенцияләрен үстерделәр; – шәһәрнең әйдәп баручы хәйрия оешмалары турында белделәр; – шулай ук позитив энергия тупладылар. Казан ДАУнан «Обстановка по кайфу» студентлар командасы тәкъдим ителде, ул югары җитәкчелеккә үзенең иҗади күнекмәләрен, […]

3 Февраль 2020

Translate