«Агро иминиятләштерүне исәп-хисап-аналитика белән тәэмин итү»һөнәри квалификация күтәрү программасы
16 октябрьдә Казан дәүләт аграр университеты кысаларында агросәнәгать комплексы өлкәсендә эшләүче бухгалтерлар һәм икътисадчылар өчен «Агро иминиятләштерүне исәп-хисап-аналитика белән тәэмин итү» өстәмә һөнәри квалификация күтәрү программасы ачылды.
Чарада катнаштылар:
•Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык төлек министрлыгының икътисад тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков;
•Казан дәүләт аграр университетының икътисад институты директоры Марат Низаметдинов;
• «Россия авыл хуҗалыгы банкы-Иминият»(Россельхозбанк-Страхование) иминият компаниясе акционерлык җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры Ольга Санкова;
•Татарстанда «Россия дәүләт иминият компаниясе» (Росгосстрах) ачык акционерлык җәмгыяте филиалы директоры Марат Сафин.
Лекцияләрнең беренче көнендә спикер Ольга Санкова, «Россия авыл хуҗалыгы банкы-Иминият»(Россельхозбанк-Страхование) иминият компаниясе акционерлык җәмгыятенең Татарстан Республикасындагы филиалы директоры, аудиториягә авыл хуҗалыгы иминияте шартнамәсен төзү, үтәү һәм туктату өчен кирәкле документлар һәм дәүләт ярдәме белән һәм дәүләт ярдәменнән башка гамәлгә ашырыла торган Агро иминиятне оештыру үзенчәлекләре турында сөйләде.
Беренче көннән соң башланган җанлы бәхәс аудиториянең Агро иминият өлкәсендә үз компетенцияләрен үстерүгә кызыксынуын ассызыклады.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы өлкәсе бухгалтерларының квалификациясен күтәрү алты көн эчендә узачак.
Өстәмә квалификация күтәрү программасы буенча укуны тәмамлагач, укучылар йомгаклау аттестациясен узачак һәм раслаучы документлар белән сертификатлар алачак.


