«Алтын көз – 2023» 25 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе

4 октябрьдән 7 октябрьгә кадәр Мәскәүдә Россия агросәнәгать комплексында төп вакыйга уза – 25 нче Россия агросәнәгать күргәзмәсе «Алтын көз 2023», ул авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү көненә туры китерелгән. Быел аны үткәрү мәйданчыгы беренче тапкыр Тимирязев исемендәге РДАУ-МАХА, ә төп тема – аграр фән һәм мәгариф үсеше. Күргәзмә эшендә Казан ДАУ ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы катнаша.
Эшлекле программа кысаларында төрле юнәлешләр буенча планлаштырылган күп санлы дискуссияләр уза. Аның төп вакыйгаларының берсе 5 октябрьдә «Киләчәккә инвестицияләр: аграр белем бирүгә заманча караш» темасына пленар утырыш булды. Моннан тыш, 6 октябрьдә Россия авыл хуҗалыгы банкының «АПКда яңа кадрлар» Ачык диалогы узды, анда Россиянең азык-төлек иминлеген тәэмин итү мәсьәләләре каралды.


