«Балаларда көч»үзәгенә «Синхро–с» биоакустик коррекция өчен аппарат комплексын тапшыру
23 октябрьдә Казан шәһәре тормышында мөһим вакыйга булды, «Балаларда көч» реабилитация үзәгенең сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга ярдәм күрсәтергә «Синхро–с» биоакустик коррекция өчен аппарат комплексы тапшырылды. Көн саен мондый ярдәмгә 100 дән артык бала мохтаҗ.
Бу «Яхшылык канатлары» хәйрия проекты идеяләре белән чыгыш ясаган «Татарстан – Яңа гасыр»республика иҗтимагый хәрәкәте Казан территориаль бүлегенең яшьләр канаты инициативасы белән мөмкин булды. Өч ай дәвамында акча җыю нәтиҗәсендә кыйммәтле препарат сатып алырга мөмкинлек туды.
Җиһазлар тапшыру һәм Рәхмәт хатлары тапшыру бәйрәм атмосферасында узды, анда балалар һәм аларның ата-аналары актив катнашты.
Чарада алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан – Яңа гасыр» республика иҗтимагый хәрәкәтенең башкарма комитеты рәисе Алсу Абдрахман кызы Тарханова, ТЯГ Казан территориаль бүлеге республика иҗтимагый хәрәкәтенең Рәисе Ферид Шакир улы Әюпов, Хәйрия фонды директоры Адель Линнар улы Загретдинов, шулай ук Казан территориаль бүлеге Советы әгъзалары катнашты: «Татарстан» ДТРК филиалының «Парламент хәбәрләре» программасы җитәкчесе Дмитрий Юрьевич Второв, Казан дәүләт аграр университетының философия һәм хокук кафедрасы мөдире Фәридә Тансыковна Нежметдинова. Чараны оештыруда Бөтенроссия инвалид балаларның ата-аналары оешмасы (ВОРДИ)рәисе урынбасары Алсу Хафиз кызы Богданова зур ярдәм күрсәтте.





