Бөтендөнья яшьләр фестивале презентациясе

Бүген Казан ДАУның актлар залында Бөтендөнья яшьләр фестиваленең презентациясе узды.

Бөтендөнья яшьләр фестивале-2024 – иң зур Халыкара яшьләр вакыйгасы, елның 1 мартыннан 7 мартына кадәр «Сириус» федераль территориясендә бөтен дөньядан 20 мең катнашучыны җыячак.

Бизнес, медиа, мәгариф, фән, мәдәният, волонтерлык, спорт һәм башка бик күп өлкә вәкилләре яңа дуслар таба һәм уртак киләчәк төзи алачак.

Фестиваль 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге катнашучылар өчен ачык. Шулай ук волонтерлар корпусына да кушылырга мөмкин. Гаризалар сайтта кабул ителә: https://vk.cc/cqFnh

Translate