Бөтенроссия инженерлык конкурсының финалы!

Казан ДАУ вәкилләре БИК(ВИК) 2023/24 сайлап алу финалына узды.

Казан ДАУ X Бөтенроссия инженерлык конкурсының сайлап алу этабы нәтиҗәләре буенча югары уку йортлары рейтингының топ-10 -. керде. Бу ел саен үткәрелә торган интеллектуаль ярыш, ул 2014 елдан башлап Россия Федерациясе Президентының 2014 елның 13 февралендәге йөкләмәләр исемлегенең 4 пункты нигезендә үткәрелә. Конкурсны Россия Федерациясе Фән һәм югары белем Министрлыгы оештыра. Конкурсның операторы булып «МИФИ»  милли тикшеренү атом университеты тора. Бакалавриат укучылары Гайфуллин Алмаз һәм Якушев Адель, шулай ук магистратура укучылары Гыйльфанов Динар Ирек улы «Яңа материаллар һәм конструкцияләү ысуллары», «Авыл хуҗалыгы продукциясен саклау һәм нәтиҗәле эшкәртү», «Алдынгы цифрлы, интеллектуаль җитештерү технологияләре»кебек юнәлешләр буенча X Бөтенроссия инженерлык конкурсының киләсе этабында катнашырга чакырылган. Илнең фәнни-белем бирү учреждениеләреннән барлыгы 630 гариза бирелгән.

Тулырак: https://vikrf.ru/novosti-itogi-otborochnogo-etapa-vik-23-24/

Конкурста Россиянең 243 вузы катнашты һәм Казан ДАУ Бөтенроссия инженерлык конкурсы катнашучыларының югары белем бирү оешмалары рейтингында Казан вузлары арасында икенче булды.

Котлыйбыз һәм җиңү телибез!