Бөтенроссия селекционерлар һәм орлыкчылар форумының беренче көне

Чара спикерлары – зур эш тәҗрибәсе һәм орлыкчылык өлкәсендә гамәлгә ашырылган эре проектлары булган практиклар. Докладлар белән чыгыш ясадылар һәм үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар.

Форумны ачуда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров һәм министр урынбасары Дмитрий Яшин катнашты.

«Югары белем бар, ә селекционерлар юк.  Сәбәпләр һәм мөмкинлекләр» дигән доклад белән мәйданчыкларның берсендә Казан дәүләт аграр университеты ректоры Вәлиев Айрат Рәсим улы чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул авыл хуҗалыгы тармагында аграр югары уку йортларын тәмамлаучыларның Россиядә аз теркәлү тенденциясенә игътибар итте.

Translate