Донецкая урамында “Беренчеләр аллеясы” өчен агачлар утырту
30 октябрьдә агачлар утыртылды!
Россия һәм ДХР(ДНР), ЛХР(ЛНР), Запорожье һәм Херсон өлкәләренең берләшү көненә багышланган Бөтенроссия акциясе кысаларында Казан дәүләт аграр университеты хезмәткәрләре, студентлар экология җәмгыяте һәм «Ялкын» патриотик клубы белән берлектә Донецкая урамында «Беренчеләр аллеясы» өчен агачлар утырттылар.
Балаларга утырту буенча мастер-класс үткәрелде, ә аннан соң инде алар үзләре агачлар утырттылар һәм бәйләделәр.
Беренчеләр аллеясы бердәмлек һәм яңа тормыш символы.
Бу көнне илнең төрле почмакларыннан килгән балалар әлеге акциядә катнаша. 🕊
Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенә мондый мөһим чарада катнашу һәм чакыру өчен рәхмәт.



