Доцент Хәкимова Зөлфия Газьяновна «Татарстан Республикасының атказанган урманчысы» дигән мактаулы исемгә һәм күкрәк билгесенә лаек булды!
ТР Рәисенең 2024 елның 11 гыйнварындагы Указы белән республиканың урман хуҗалыгына югары квалификацияле белгечләр әзерләүгә зур өлеш керткән өчен Казан ДАУның урман тармагының таксация һәм икътисад кафедрасы доценты Хәкимова Зөлфия Газьяновнага «Татарстан Республикасының атказанган урманчысы» дигән мактаулы исем һәм күкрәк билгесе бирелде. Котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!