Евразия интеграциясе – 2022 халыкара конгрессы секциясенең күчмә утырышы

2022 елның 10 июнендә Казан дәүләт аграр университетында «Агробиотехнопарк» ҖЧҖ территориясендә «ЕАЭС һәм БДБ кысаларында органик авыл хуҗалыгын һәм чиста продукция җитештерүне үстерүгә ярдәм итү» темасына Агробиотехнология һәм җирдән файдалану институтында түгәрәк өстәл оештырылды.

Евразия интеграциясе 2022 Казан халыкара конгрессының максаты –ЕАЭС, БДБ һәм Зур Евразия киңлекләрендә дәүләтара һәм төбәкара хезмәттәшлек механизмнарын, икътисадый-хокукый, мәдәни-гуманитар, экологик-технологик һәм оештыру-техник инструментларын һәм механизмнарын теоретик нигезләү һәм эшләү. Күбрәк фотографияләр https://cloud.mail.ru/public/63rS/N6UJowR8n

Translate