Кабул итү комиссиясе барлык чыгарылыш укучыларын мәктәпне тәмамлаулары белән котлый! 

Хәзер барысының да кулында диярлек гомуми белем турында кадерле аттестат һәм 25 июльгә кадәр Университетка керү өчен документлар тапшырырга өлгерергә кирәк.

🤩 1000 гә якын абитуриент Казан ДАУ-тына керү өчен гариза биргән инде.

Көндезге уку формасына иң күп гаризалар түбәндәге әзерлек юнәлешләренә бирелгән:

⏺21.03.02 Җир төзелеше һәм кадастрлар,

⏺35.03.10 Ландшафт архитектурасы.

Максатлы квота буенча әзерлекнең иң популяр юнәлеше булып ⏺38.03.01 Икътисад тора. Бер урынга инде 4 гариза бирелгән.

Казан дәүләт аграр университеты абитуриентлары арасында 120 кеше БДИ нәтиҗәләре буенча 200дән артык балл белән килә, алар арасында 11 кеше 250дән артык балл җыйган.

Беренче курс студентларына ярдәм программасы буенча әлеге абитуриентлар 10 000 сумга кадәр ректор стипендиясенә һәм студентлар тулай торагында бушлай яшәүгә дәгъва итә. 😎

Чит ил гражданнарының да кызыксынуы елдан-ел арта. Бүгенге көндә 55 чит ил абитуриентыннан гаризалар кабул ителгән инде!

Шуңа күрә без сезне һәм документларыгызны Казан ДАУ кабул итү комиссиясендә көтәбез.

Карл Маркс, 65 адресы буенча. (9:00-16:00 пн — пт һәм 9:00-13:00 сб)

Translate