Казан дәүләт аграр университетында спорт һәм сәламәтлек атналыгы узды!

12-16 февральдә Казан ДАУ студентлары арасында спорт һәм сәламәтлек атналыгы узды. Физик тәрбия кафедрасы укытучылары Елистратов Д.Е., Федоров Н.А., Кочнев А. Ю. мини-футбол (кызлар һәм егетләр), баскетбол (егетләр), өстәл теннисы (кызлар һәм егетләр) буенча ярышлар оештыралар. Спорт-массакүләм чарада 1-3 курс студентлары катнашты. Төп максат  –сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүне системалаштыру, студент яшьләре арасында патриотизмны үстерү, шулай ук спорт уеннарына кызыксыну уяту.

Спорт һәм сәламәтлек атналыгы нәтиҗәләре:

•12 февральдә икътисад институтының 1 курс кызлары арасында мини-футбол буенча турнир.

1 урын гр. Б331-01,

2 нче урын гр. Б331-06,

3 нче урын гр. Б331-05;

•13 февральдә Механизация һәм техник сервис институтының 1 курс егетләре арасында мини-футбол буенча турнир.

1 урын гр. Б 231-03,

2 нче урын гр. Б 231-06,

3 нче урын гр. Б 231-01;

•15 февральдә Урман хуҗалыгы һәм экология факультетының, агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 1 курс егетләр һәм кызлар арасында өстәл теннисы буенча ярышлар.

1 урын гр. Б 431-02,

2 нче урын гр. Б 431-03,

3 нче урын гр. Б 131-06;

•15 февральдә Урман хуҗалыгы һәм экология факультетының 1,3 курс егетләре арасында баскетбол буенча турнир.

1 урын Г. гр. Б431-02,

2 нче урын гр. Б411-02,

3 нче урын гр. Б411-01;

•16 февральдә Механизация һәм техник сервис институтының 2 курс егетләре арасында мини-футбол буенча турнир.

1 урын берләшкән команда гр. С221- 01, 02,

2 урын җыелма команда гр. Б221-04, 05,

3 урын җыелма команда гр. Б221-01,02.

Спорт – ул хәрәкәт, спорт — ул тормыш!

Спорт белән шөгыльләнегез һәм сәламәт булыгыз!

Translate