Казан дәүләт аграр университетында җәйге спорт лагере сменасы узды

Казан ДАУның баскетбол буенча студентлар җыелма командасы көче белән «Тулпар» УСК территориясендә 2022 елның 1 июненнән 15 июненә кадәр җәйге спорт лагереның 1 сменасы уздырылды. Лагерь программасында:

1) ике тапкыр балалар тренировкасы

2) балаларның укыту-җитештерү үзәгенә, Укыту-демонстрация үзәгенә, Казан ДАУ Ландшафт дизайны үзәгенә баруы.

3) Механизация, техник сервис институты   ашханәсендә ике тапкыр туклану

4) Казан ДАУның студентлар советы тарафыннан оештырылган конкурслар.

5) спорт тематикасы фильмнарын карау.

6) баскетбол буенча балалар арасында турнирлар.

Балалар төрле кызыклы чаралардан гына түгел, үз остазларыннан, студентларыбыздан да канәгать калдылар.

20 июньнән көндезге лагерьның 2 сменасы эшли башлый. 5 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалары булган Казан ДАУ хезмәткәрләрен чакырабыз. Үз балаларыгыз өчен менә дигән мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз! Элемтә өчен җаваплы зат Крамин А. А.

Translate