Казан дәүләт аграр университетының “Аграр фән кыры көне-2024”
10 июльдә Казан ДАУның Агробиотехнопаркы базасында «Аграр фән кыры көне – 2024» уза, ул ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы һәм галимнәр өчен дә, шулай ук ТР авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен дә традиционга әверелде. Күргәзмәнең партнерлары – “Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге” Татар фәнни-тикшеренү авыл хуҗалыгы институты, «АВГУСТ» фирмасы АҖ, «ФосАгро» ААҖ,«Аммоний» АҖ, «Таиф-НК» АҖ, «Рацин» АҖ, «ИНКО-ТЭК Агро Алабуга» ҖЧҖ, «БИОНОВАТИК» ҖЧҖ һәм башкалар. Чарада Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге, Татарстанның барлык муниципаль районнары авыл хуҗалыгы идарәләре вәкилләре, агрономнар һәм агроинжерлар, республика авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре катнаша.
Программа Татарстан авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтының үзәк эксперименталь базасында(ТР Лаеш районы Олы Кабан авылы) старт ала, аннары Нармонку авылына күчә.
Агробиотехнопаркның 200 гектардан артыгында – авыл хуҗалыгы культураларының төрле үрнәкләре утыртылган әлеге лабораториядә Татарстан Республикасы өчен традицион булмаган һәм төп культураларны үстерү буенча җитештерү тәҗрибәсен һәм технологияләрен күрсәтү белән таныштыру экскурсиясе үткәрелә.
Катнашучыларны чәчү мәйданнары структурасын оптимальләштерү һәм игенчелекне биологизацияләү, язгы бодай һәм азык культуралары, бөртекле-фуражлы һәм кузаклы культуралар, майлы культуралар һәм кукуруз җитештерү нәтиҗәлелеген арттыру буенча производство тәҗрибәләре белән җентекләп таныштыралар. Аерым игътибарга сугарыла торган игенчелекнең нәтиҗәлелеген арттыру буенча деляночный тәҗрибәләр блогы һәм җитештерү тәҗрибәләре лаек.
Казан ДАУ Агробиотехнопаркының тәҗрибә кырларының төп партнерлары игенчелекне цифрлаштыру өчен авыл хуҗалыгы техникасы, җиһазлар, программа тәэминаты кыр күргәзмәсен оештыралар.
Тулы программа ахырында «Татарстан Республикасы үсемлекчелегенең бурычлары» йомгаклау кыр семинары уза, анда Татарстан Республикасы үсемлекчелегенең нәтиҗәлелеген арттыруның төп юнәлешләре, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы предприятиеләренең игенчелек системаларын эшләү карала.