Казан дәүләт аграр университетының икътисад институты студентлары агробиотехнопарк үсешенә үз өлешләрен керттеләр

25 июньдә Казан дәүләт аграр университетының икътисад институты студентлары университетның ведомство карамагындагы агробиотехнопарк территориясен төзекләндерүдә катнаштылар.

Агробиотехнопарк киләчәктә студентлар өчен уку мәйданчыгы булачак, анда алар практика узачак һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә яңа технологияләрне үзләштерәчәк.

Территорияне төзекләндерү акциясе-студентларның университет үсешенә керткән өлеше генә түгел, ә киләчәктә Татарстан Республикасының Авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә ярдәм итәчәк мөһим проектка кушылу мөмкинлеге дә.

Translate