Кем ул Агрохимик?

Игенчелекнең уңышы, үсемлекчелек, чәчәк үстерү, теплица хуҗалыгы яки җиләк-җимеш бакчалары агрохимикның эше белән турыдан-туры бәйле. Ул җирдән рациональ һәм дөрес файдаланырга, аны торгызу ысулын сайларга, ахыр чиктә кырларда, болыннарда, бакчаларда һәм теплицаларда хәтта катлаулы табигый һәм климат шартларында да яхшы уңыш алырга ярдәм итә.

🧪 Агрохимик фән һәм табигать кисешкән урында эшли, нәтиҗәле ашламалар һәм үсемлекләрне яклау чаралары эзләп таба, алар фермерларга мул уңыш алырга ярдәм итә. Әйләнә-тирә мохитне саклаучы тотрыклы агросистемалар булдыру өчен туфракны, үсемлекләрне һәм климатны өйрәнәләр.

🤩 Агрохимикка безнең Казан ДАУда Агрохимия һәм агротуфракны өйрәнү юнәлеше буенча укырга мөмкин (35.03.03) https://priem.kazgau.ru/napravlenie-podgotovki-35-03-03-agrohimiya-i-agropochvovedenie/

🌳агрохимик эшендә экосистемага куркынычсыз йогынты принцибына таянып эш итә. Ул яңа агрохимик препаратлар, үсемлекләрне яклау чаралары, ашламалар һәм башка агрохимикатлар, шулай ук терлекләр өчен азык әзерләүдә катнаша һәм җитештерүне күзәтә, авыл хуҗалыгы предприятиеләре җитәкчеләренә аларны куллану мәсьәләләре буенча консультацияләр бирә. Шулай ук авыл хуҗалыгы калдыклары белән куркынычсыз эш итү кагыйдәләренең үтәлешен күзәтә, куркыныч матдәләр куллану буенча документлар алып бара, агрохимик тикшеренүләр йомгаклары буенча хисап әзерли.

💵  Россиядә агрохимикның уртача хезмәт хакы аена 26 500 мең сумнан 150 мең сумга кадәр.

Моннан тыш, агрохимикларга бөтен дөньяда ихтыяҗ зур, бу күп кенә карьера мөмкинлекләрен ача — лабораторияләрдән алып кыр тикшеренүләренә кадәр.

⭐️ әгәр сез табигатьне, фәнне яратасыз һәм дөньяны яхшырак итәргә телисез икән, агрохимик һөнәре сезне көтә! Бу белгечлеккә керегез һәм булачак аграр секторның архитекторы булыгыз!

Translate