Контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен патриотик акция

17 октябрьдә Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм итү өчен «БАРЫСЫ ДА ҮЗЕБЕЗНЕКЕ»дигән масштаблы патриотик акция узды

🔺Чараларда Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, руханилар вәкилләре, артистлар, шулай ук ветераннар һәм хәрби хезмәткәрләр гаиләләре, волонтерлар катнашты

🔺Әйтик, Казанның берьюлы берничә локациясендә – Бауман урамында, «Җиңү проспекты», «Тукай мәйданы», «Авиатөзелеш» метро станцияләре янында, «Җиңү Проспекты»  сәүдә үзәге янында контракт хезмәте буенча консультацияләр алырга мөмкин булган пикетлар узды

🔺«Ялкын» патриотик клубында катнашучылар Татарстан Республикасының Яшь гвардиясе белән берлектә (https://vk.com/mger.tatarstan) әлеге акциядә катнаштылар.

Translate