Механизация һәм техник сервис институтында производство практикасын узу нәтиҗәләрен тикшерү буенча киңәшмә
14 ноябрьдә Механизация һәм техник сервис институтында 2-4 курс укучыларының производство практикасын узу нәтиҗәләрен тикшерү буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәгә университет ректоры — Вәлиев Айрат Рәсим улы; ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы фән, мәгариф һәм инновацион технологияләр бүлеге башлыгы — Зәйнуллин Ленар Илдус улы; РСОның Татарстан төбәк бүлеге җитештерү юнәлеше җитәкчесе — Братухин Владимир Валерьевич; Ак Барс холдинг компаниясенең персонал буенча генераль директоры урынбасары — Алеев Айрат Әсхәт улы; «Скайбилдинг» ҖЧҖ директоры — Хомяков Антон Генадьевич; «Био-Агро» ҖЧҖ техник бүлеге начальнигы Куянов Валерий Викторович.
Студентларга Россия Федерациясе Президенты, Россия Федерациясе Хөкүмәте, Татарстан Республикасы Рәисенең һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының исемле стипендияләренә сертификатлар тапшырылды. Чакырылган кунаклар производство практикасын уңышлы узган студентларга Рәхмәт хатлары һәм бүләкләр тапшырдылар!





