Производство практикасы яңалыклары

Фәйзетдинова Ләйсән – агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының Б191-01 төркеме студенты Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында производство практикасын уза. Биотехнология лабораториясендә үсемлекләрнең асептик культурада микроклональ үрчү методын өйрәнә.  Туклыклы мохит әзерләүне үзләштерде. Төрлечә серкәләндерелгән бәрәңгенең ботаник орлыкларын утыртуда катнашты.