Путин: Россия милли үсеш максатларына ирешү өчен барысын да эшләячәк
“Россия барлык юнәлешләр буенча Милли үсеш максатларына ирешү өчен барысын да эшләячәк”, — дип белдерде журналистларга РФ Президентына кандидат һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин.
“Тагын бер тапкыр ассызыклап үтәсем килә: барлык юнәлешләр буенча Милли үсеш максатларына ирешү өчен безгә бәйле булганның барысын да эшләячәкбез”, — диде Путин.
Ул шулай ук Россия гражданнарына кабат рәхмәт белдерде.
