Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының ХI кышкы Универсиадасы нәтиҗәләре
Рязань ДАТУ базасында Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы югары уку йортларының ХI кышкы Универсиадасы тәмамланды.
Бер ай эчендә илебезнең 37 аграр югары уку йорты 8 спорт төре буенча ярышты. Универсиада үз эченә мондый спорт төрләрен ала: футбол, өстәл теннисы, шахмат, кышкы полиатлон, чаңгы узышлары, армрестлинг, гире спорты, дзюдо.
Казан аграр университеты спортчылары бу Универсиадада актив катнаштылар һәм 6 спорт төре буенча югары уку йортын лаеклы тәкъдим иттеләр. Безнең бадминтончылар бик яхшы нәтиҗә күрсәттеләр. Нык көрәштә алар бронза медаль яулыйлар һәм команда беренчелегендә пьедесталның 3 нче баскычына күтәреләләр.:
Вәлиев Эмиль Оскар Улы-А 231-02
Рәшитова Гөлшат Ренат Кызы-Б331-01
Нуртдинов Рәсим Рәшит Улы-Б231-02
Усманова Айсылу Ришат Кызы-Б311-04
Армрестлинг буенча спортчылар яхшы нәтиҗәләр күрсәттеләр. Чемпионнар һәм призерлар: Сабиров Рамил 1 урын, Закиров Раил Б401 – 01 2 урын, Корнилаев Артем — Б121-06 2 урын, Николаева Индира Б301 – 02 2 урын.
Универсиадада безнең дзюдочылар һәм гиревиклар лаеклы чыгыш ясады.
Идел буе федераль округында сайлап алу ярышларында безнең шахматчылар аерылып торды. Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 3 курс студенты Зәлилов Алмаз 1 урынны, ә икътисад институты студенты Гыйлемханов Тимур 2 урынны алды.
Универсиада нәтиҗәләре буенча Казан ДАУның 37 аграр югары уку йортыннанан торган җыелма командасы 9 нчы урынны алды.





