Россия Фән көне белән котлыйбыз!
8 февраль – Россия Фән көне. Бу үз гомерләрен фәнни һәм тикшеренү эшчәнлегенә багышларга карар иткән академиклар, галимнәр, профессорлар һәм студентлар бәйрәме. Бәйрәм тарихы Петр I заманыннан ук башлана. Аның боерыгы нигезендә 1724 елның нәкъ 8 февралендә Россия дәүләтендә фәнне үстерү турында указ чыгарыла, шуның ярдәмендә беренче фәннәр һәм сәнгать академиясе барлыкка килә. Хәзерге Россиядә Россия Президенты Б. Н. Ельцин указы белән 1999 елның 7 июнендә Россия Фәннәр академиясенең 275 еллыгын бәйрәм итүгә бәйле рәвештә оештырыла.
Безнең ил дөньяга кешелек цивилизациясе үсешендә зур роль уйнаган бик күп уникаль исемнәр һәм фәнни ачышлар бирде. М.Ломоносов, К. Циолковский, И. Павлов, Д. Менделеев һәм дөньяны үз казанышлары белән үзгәрткән күп кенә күренекле галимнәр.
Казан дәүләт аграр университетының фәнни казанышлары данлы тарихка ия, аларның башлангычында бөек галимнәр Н. И. Лобачевский, А. Е. Арбузов һәм Б. А. Арбузов, В. П. Мосолов, М. И. Юльметьев, В. П. Краюшкин, И. И. Долотин, Б. Газизуллин, А. К. Юлдашев, һәм башка күпләр.
Бүген университетта уникаль фәнни-техник һәм кадрлар потенциалы бар. Күренекле галимнәр җитәкчелегендәге һәм агрономия, авыл хуҗалыгы җитештерүен механизацияләү, агросәнәгать комплексында икътисад һәм идарә, продукция җитештерүнең заманча технологияләре өлкәсендә алдынгы позицияләрне биләүче фәнни мәктәпләр формалаштырылып уңышлы үсеш ала.
Бәйрәм уңаеннан Без «Казан ДАУның галимнәр һәм фәнни мәктәпләре: «Данлы тарих битләре»акциясен башлап җибәрәбез.
