Спорт көрәше ярышларында катнашу
2-3 декабрьдә Ак барс аренасында спорт көрәше буенча (ирекле һәм грек-рим) Татарстан Республикасы югары белем бирү оешмалары Спартакиадасы исәбенә ярышлар узды. Республиканың 15 югары уку йортыннан 182 спортчы пьедесталда призлы урыннар өчен ярышты.
Казан ДАУ студентлары әлеге беренчелектә актив катнаштылар. Стафеева Арина, Б231-06 төркеме студенты, үзенең авырлык категориясендә җиңел булмаган көрәштә Спартакиаданың бронза медален яулый.
Аринаны һәм тренер Мансуров Илгиз Минзаһит улын котлыйбыз. Алга таба да спортта уңышлар телибез.
