Студентларның Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы вәкилләре белән очрашуы!
20 февральдә Казан ДАУның урман хуҗалыгы факультетында 3 нче һәм 4 нче курс студентларының Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Аллахвердеев Руслан Бәхтиярович һәм 3 нче разрядлы өлкән белгеч Сафонова Сафия Наилевна белән очрашуы оештырылды һәм үткәрелде.
Очрашу барышында студентларга производство практикасын үтү, ә алга таба эшкә урнашу шартлары әйтелде. Руслан Бәхтиярович ассызыклаганча, алар практика үтү өчен урыннар бирергә һәм иң җаваплы, мобиль, креатив һәм үз-үзләрен камилләштерүгә әзер студентларны эшкә урнаштырырга әзер. Студентлар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, шулай ук вәкилләр белән аралаштылар.


