Студентларның ФосАгро компаниясе вәкиле белән очрашуы
11 мартта ФосАгро компаниясе вәкиле Носов Владимир Владимирович Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты студентлары алдында «Экоэффектив минераль ашламалар җитештерү технологияләре» темасына лекция белән чыгыш ясады.
Ул студентларны төрле авыл хуҗалыгы культуралары өчен минераль ашламалар булдыруның заманча технологияләре белән таныштырды.


