Студентларның «ЭкоНива» компанияләр төркеме фирмасы вәкиле белән очрашуы

29 ноябрьдә Казан ДАУ институтларында МТС, АҖФИ һәм ИИның 3 һәм 4 курс студентлары «ЭкоНива» компанияләр төркеме фирмасы вәкиле Елена Булатова белән очрашты.

Очрашу барышында студентларга производство практикасын үтү, ә алга таба әлеге предприятиедә эшкә урнашу шартлары әйтелде. Студентлар үзләрен кызыксындырган сораулар бирделәр, шулай ук фирма вәкиле белән элемтәләр алмаштылар.

Translate