Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министрлыгы БИЗНЕС Online белән берлектә яңа проект эшләтеп җибәрде
3 августта Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институтында 1981/82 елларда икътисад факультетын тәмамлаучылар очрашуы булды
Курсташларын икътисад фәннәре докторы, профессор Ф. Н.Мөхәммәтгалиев каршы алды. кунаклар коридорлардагы тематик стендларны карадылар. Укытучыларыбызны җылы сүз белән искә алдык, техник яктан җиһазландырылган компьютер классына шатландык. Университетның тарих музеенда зур кызыксыну белән булдылар. Алар укыган вакытта музей булмаган. 90 нчы елларда музей экспозициясе, » профильле булмаган актив» буларак, ректор М.Т. Шабаев тарафыннан ябыла. 1996 елда яңа ректор, икътисад факультетын тәмамлаган Д. И. Фәйзрахманов музейны яңадан торгыза һәм төп бинага кайтара.
Бүгенге көндә дә ул килүчеләрне сөендерә. Экспозицияләр яңадан торгызыла. Чыгарылыш укучылары музейның яратып эшләнгәнлеген билгеләп үттеләр.
