Татарстан Республикасы югары уку йортлары Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү
10 июньдә ТР Спорт министрлыгында Татарстан Республикасы югары уку йортлары Спартакиадасы җиңүчеләрен һәм призерларын бүләкләү булды, шулай ук студентлар спорт лигасы җиңүчеләре һәм призерлары командаларына спорт инвентаре һәм җиһазлар алу өчен сертификатлар тапшырылды. Чарада ТР Спорт министры Владимир Леонов, ТР Спорт министры урынбасары Илдар Садриев һәм «Буревестник» физкультура-спорт җәмгыяте рәисе Әмир Харисов катнашты.
Быел Казан дәүләт аграр университеты программаның 29 төреннән 26 спорт төре буенча чыгыш ясады һәм Татарстан Республикасында икенче төркем югары уку йортлары Спартакиадасы нәтиҗәләре буенча 1 урынны алды. Спорт инвентаре һәм җиһазлары алу өчен отылган сертификатларның гомуми суммасы 485 000 сум тәшкил итте.
Спортчыларыбызны, тренер-укытучыларны котлыйбыз һәм киләчәктә дә спортта уңышлар телибез!