Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясады

Республика тормышының барлык якларына күзәтү ясалды, әлеге өлкәләрдәге эшкә һәм нәтиҗәләргә гадел бәя бирелде, киләчәккә наказлар бирелде. Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм итү кысаларында 2025 ел республикада Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде.

Татарстан Рәисе мәгарифкә һәм фәнгә зур игътибар бирде. Юлламадан төп фикерләр:

➢Предприятиеләрнең алга таба технологик үсешенең нигезен фән һәм югары квалификацияле кадрлар тәшкил итә.

➢ Хөкүмәткә Фәннәр Академиясе белән берлектә, кызыксынган сәнәгать предприятиеләре белән берлектә, яңа алдынгы инженерлык мәктәпләре булдыру буенча тәкъдимнәр әзерләргә кирәк.

➢ Тулаем алганда, яңа формация инженерларын әзерләү югары технологияле эшмәкәрлек үсеше белән тыгыз бәйләнгән булырга тиеш. Алдынгы инженерлык мәктәбен тәмамлаучының һәр диплом, квалификация проекты баштан ук безнең предприятиеләр һәм үсеш институтлары катнашында потенциаль стартап буларак әзерләнергә тиеш.

 ➢Хөкүмәткә безнең предприятиеләр, югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары белән берлектә мәктәпләрдә системалы һөнәри юнәлеш бирү эшен оештырырга кирәк. Бу бигрәк тә якындагы елларда 9 нчы сыйныфны тәмамлаучыларның үсешен исәпкә алганда актуаль.

➢ Фәнни-технологик үсеш елында без үзебезнең фәнни үзәкләрдән үз орлыкларын селекцияләү буенча конкрет нәтиҗәләр көтәбез. Соңгы биш елда авыл хуҗалыгы культураларының 33 сорты булдырылды һәм җирле селекциянең 20 сортына заявкалар бирелде.

➢ Авыл хуҗалыгында инновацион мохит булдыру өчен без агымдагы елда Лаеш районында агробиотехнопарк ачтык. Ул алдынгы тәҗрибәләрне сынау буенча федераль дәрәҗәдәге компетенцияләр үзәге булырга тиеш.

«Без тормышның ничек тиз үзгәрүен күрәбез. Әмма иң мөһиме — безнең барыбызны да берләштергән нәрсә-туган җиргә булган мәхәббәтебез һәм аның чәчәк атуы хакына иҗат итәргә чын күңелдән теләгебез үзгәрешсез кала. Бергә без көч. Җиңү безнең кулда булачак! Без берга, без булдырабыз!»- дип тәмамлады юлламаны Миңнеханов традицион сүзләр белән.

Translate