Татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татарча диктант»Бөтендөнья белем бирү акциясе

13-15 октябрьдә Казан дәүләт аграр университетында татар телендә грамоталылыкны тикшерү буенча «Татар халкының милли үзенчәлеген саклау (2020-2023 еллар)» Татарстан Республикасы дәүләт программасы кысаларында үткәрелә торган «Татарча диктант»Бөтендөнья белем бирү акциясе узды.

Безнең югары уку йорты бу чарада сигезенче ел катнаша. Бу вакыт эчендә «Татарча диктант» Бөтендөнья масштабына ия булды: 2022 елда акциягә 31 илдә яшәүче ватандашлар һәм Россиянең 74 тән артык төбәгендә яшәүчеләр кушылды, катнашучылар саны 1 106 827 кешедән артып китте.

Быел безнең университет мәйданчыгында татар прозаигы, «Казан утлары» әдәби журналы директоры һәм баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин әзерләгән диктант тексты язылды. Чарада студентлар гына түгел, Туган тел язмышына битараф булмаган укытучылар да катнашты. Оештыручылар булып философия һәм хокук кафедрасы укытучылары тора.

Диктант нәтиҗәләре татар чарасы уздырылганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча сайтта урнаштырылачак http://diktant. Аларны телефон номеры һәм катнашучылар бланкта күрсәткән ФИО ярдәмендә танырга мөмкин.

Translate