ТР Фәннәр Академиясендә «Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе профессоры»исеменә лаек булган галимнәргә дипломнар тапшырылды

Дипломнарны тапшыру тантанасы 9 июльдә Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясе президиумы утырышы кысаларында узды.
Татарстанның 24 галименә «ТР Фәннәр академиясе профессоры»дигән мактаулы исем бирелде. Алар арасында авыл хуҗалыгы фәннәре бүлеге буенча Кәлимуллин Марат Нәҗип улы һәм Низамов Рөстәм Минһаҗиз улы!
“Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе профессоры” исеме галимнәргә югары фәнни казанышлары һәм республиканың икътисадына, социаль өлкәсенә яңа белемнәр, технологияләр һәм эшләнмәләр булдыруда һәм кертүдә актив катнашканнары өчен бирелә.
Чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!