ТР «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте эшчәнлегенә йомгак ясау буенча республика фестивале

20 октябрьдә А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәгендә 2023 елда Татарстан Республикасының «Чиста булачак» яшьләр экологик хәрәкәте эшчәнлегенә йомгак ясау буенча республика фестивале узды.

Анда Казан ДАУның «Яшелрәк эшлә» экологик берләшмәсе актив катнашты, ул 2023 елда табигатьне саклау һәм экологик-агарту чараларында актив катнашкан Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының һәм муниципаль берәмлекләренең экологик берләшмәләре арасында «Югары белем бирү мәгариф оешмасының экологик берләшмәсе»категориясендә III дәрәҗә диплом яулады.

2023 елда Татарстан Республикасының экологик хәрәкәтен үстерүгә керткән шәхси өлеше һәм табигатьне саклау белән экологик-агарту чараларында актив катнашканнары өчен экологик берләшмә җитәкчесе Афонина Анастасия, шулай ук берләшмә активистлары Соболева Анастасия, Вертунова Диана, Абросимова Виктория Рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр.

Казан дәүләт аграр университеты 2023 елда нәтиҗәле хезмәттәшлек һәм табигатьне саклау белән экологик-агарту проектларын бергәләп гамәлгә ашырганы өчен рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Барлык призерларны котлыйбыз һәм алга таба да уңышлар телибез!

Гомумән алганда, «Чиста булачак» республика фестивале югары дәрәҗәдә узды һәм тамашачыларга онытылмаслык тәэсирләр бүләк итте.

Translate