«Фермер мәктәбе» белем бирү проекты тәмамлануга якынлаша

Татарстан Республикасында «Фермер мәктәбе»белем бирү проекты төгәлләнә. Уку вакытында тыңлаучылар табышлы фермер хуҗалыгы алып бару нигезләре, финанс грамоталылыгын арттыру һәм конкрет юнәлешләр буенча гамәли күнекмәләр алалар, үз бизнес-проектларын эшлиләр һәм уңышлы яклыйлар.

Проектларны яклау Казан дәүләт аграр университетында йомгаклау аттестация комиссиясе утырышы кысаларында узды.

Аттестация комиссиясе карамагына «Фермер хуҗалыгының агробизнесы»  өстәмә һөнәри программасы буенча  түбәндәге бизнес проектлар тәкъдим ителде»: «Авыл агротуризмы», «Үсемлекчелек һәм терлекчелек продукциясен эшкәртү технологиясе».